Министрлыкта 2023 елда башлангыч һөнәри берлек оешмасының эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында башлангыч һөнәри берлек оешмасының хисап җыелышы булды. Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җыелышта башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева, һөнәри берлекнең ревизия комиссиясе рәисе, финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Халиков чыгыш ясады.

Наталья Тюкаева һөнәри берлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең гамәлгә ашырылган чаралары, уздырылган конкурслар, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар һ.б. турында сөйләде.

«2023 елда «Урман чаңгы юлы» спартакиадасы, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр арасында «Профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» республика конкурсы, «Кызыл җәй – син иң гүзәле» конкурсы уздырылды, – дип хәбәр итте ул. – Шулай ук концерт программаларына һәм башка мәдәни чараларга бару оештырылды, урман тармагы ветераннарына ярдәм күрсәтелде».

«Министрлыкның бердәм, оператив эшендә һәм иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен һөнәри берлек командасына һәм әгъзаларына  рәхмәт белдерәм. Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасына һөнәри берлек хәрәкәтенә ярдәм иткән өчен – аерым рәхмәт сүзләре, – дип өстәде Наталья Тюкаева. – Быел безнең алда мөһим бурычлар тора, аларны без бергә булсак кына башкара алабыз».

Рөстәм Халиков һөнәри берлекнең ревизия комиссиясенең 2023 елдагы эше турында хисап тәкъдим итте.

Җыелышка министр урынбасары Рәис Гомәров йомгак ясады. «Безнең һөнәри берлек һәм муниципаль районнардагы һөнәри берлекләр хезмәткәрләрнең хезмәт, социаль-икътисадый хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бурычын уңышлы үтәп килә, – дип билгеләп үтте ул. – Онытмагыз, без һәрвакыт аралашу өчен ачык һәм һөнәри берлек эшчәнлеген яхшырту буенча теләсә нинди фикерне яки тәкъдимне тыңларга әзер».

Чара Министрлыкның һөнәри берлек оешмасының алдынгы әгъзаларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International