Саратовта Идел буе федераль округында урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Саратов өлкәсенең Саратов шәһәрендә «Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү нәтиҗәлелеге: 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар» темасына киңәшмә узды.

Утырыш эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы идарәсе төбәк органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт берлекләре вәкилләре катнашты.

Чарада Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Рослесхозның Урманнарны хокукый тәэмин итү һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы Елена Бородавкина, Рослесхозның Урманнарны яңадан җитештерү һәм яклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина, Рослесхозның федераль дәүләт урман күзәтчелеге идарәсе башлыгы Алексей Абрамов һәм башкалар докладлар белән чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында 2023 елда Идел буе федераль округында урманнарны саклау һәм яңадан җитештерү буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре, Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү, урманнардан файдалануның һәм агач әйләнешенең законлылыгын тәэмин итү, урман тармагы белгечләренең квалификациясен күтәрү, 2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Утырыштан тыш, бүген «Идел буе федераль округы субъектлары территориясендә урманнарны яңадан торгызу һәм саклау нәтиҗәлелеген арттыру» һәм «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт реестрлары белешмәләрендәге каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер җирләр категориясенә каравын билгеләү максатларында үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 29 июлендәге 280-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру» темасына 2 түгәрәк өстәл утырышы оештырылды. Аларда докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов чыгыш ясады.

Министр Равил Кузюров түгәрәк өстәлдә катнашучыларны урман утыртмаларының санитар һәм урман патологик торышын яхшырту буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар белән таныштырды. Ул сөйләгәнчә, узган ел Татарстан Республикасында 3,4 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 2,9 мең гектарда ликвид булмаган агачлар җыелган.

«Шулай ук парсыз ефәк күбәләге белән көрәш алып барыла. Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләрендә 53 мең гектар мәйданда  зарарлы организмнар санын юк итү яки бастыру буенча чаралар үткәрелде, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте ысулы белән башкарылды».

Көзге чорда үткәрелгән исәп-хисап нәтиҗәләре буенча, урман корткычлары булган урыннарның мәйданы 13,2 мең гектар тәшкил итә. «Нәкъ менә шундый мәйданда парлашмаган ефәк күбәләге урыннарын юкка чыгару буенча чаралар башкарылачак, – дип өстәде министр. – Әлеге чараларны үткәрү өчен нигезләр Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында килештерелде».

Алексей Мосунов 2017 елның 29 июлендәге № 280-ФЗ федераль законын гамәлгә ашыруга тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында урман фонды җирләреннән башка категориядәге җир кишәрлекләренең урманчылык чикләре белән 85 мең гектар мәйданда киселешенең 121,6 мең факты турында мәгълүмат бар. Агымдагы елның 1 гыйнварына 119 мең участокка карата анализ ясалган, бу планның 93 процентын тәшкил итә. Шулардан 37,5 мең җир кишәрлегенә карата дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү буенча эш башкарылган.

«6 мең участок буенча дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү өчен документлар әзерләнә, 11,1 меңе буенча материаллар Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына урман фонды җирләренә карата Россия Федерациясенең милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау эшләрен башлап җибәрү өчен җибәрелде», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International