Саба урманчылыгында урман осталары һәм кишәрлекләрнең урманчылары өчен квалификация күтәрү курслары узды

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

«Саба урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастерлары, кишәрлекләрнең урманчылары, урманчылар һәм урманны саклау буенча дәүләт инспекторлары өчен квалификация күтәрү курслары узды. Уку барышында урманнарны саклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, урман кишәрлекләрен арендалау, техник документларны алып бару, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралды.

Шулай ук урман авыруларын тикшерү актларын һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.

Тыңлаучылар алдында инженцияләр белән «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманны саклау буенча инженеры Зоя Мултанова, хезмәтне саклау буенча белгеч Инсаф Сабирҗанов һ.б. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International