Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды. Әлеге документ Татарстан Республикасының дәүләт казна учреждениеләре – урманчылыклар территорияләрендә урман янгыннарын сүндерү планнары нигезендә төзелде.

Элегрәк җыелма план Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе төбәкара табигать саклау прокуратурасы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Авиалесохрана» ФБУ һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килештерелгән иде.

«Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы – урманнарны янгыннан саклау системасының төп документы, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Анда республика урманнары, урман янгын сүндерү формированиеләре саны, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсенә туры китереп мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе турында мәгълүматлар чагылдырылган. Шулай ук документта урманнарны авиация патруле белән тәэмин итү маршрутлары, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм муниципаль район администрацияләре белән хезмәттәшлек алгоритмы күрсәтелгән».

Исегезгә төшерәбез, урман янгыннарыннан зыянны киметү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының бер максаты булып тора. Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Россиядә гамәлдәге илкүләм проектлар 2024 елда тәмамлана. Дәүләт башлыгы 2023 елның декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында яңартылган программаларны әзерләргә һәм эшләтеп җибәрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International