«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Чәчәк атучы петуния» экологик проектын гамәлгә ашыра башлаганнар

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Ютазы районы Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Чәчәк атучы петуния» экологик проектын тормышка ашыра башлаганнар. Аның кысаларында укучылар үсентеләр үстерергә һәм аларны уку йорты территориясендә күчереп утыртырга планлаштыралар.

«Бернәрсә дә һәлак булмасын өчен, без үсемлекләргә сакчыл карыйбыз, – дип билгеләп үтте «Яшел патруль» берләшмәсе әгъзасы Сәлим Могыйнов. –  Шулай ук без башка проектта да эшләвебезне дәвам итәбез. Аның кысаларында без укытучы Станислав Викторович җитәкчелегендә усак чәчүлекләре үстерәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International