Урман хуҗалыгы белгечләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

2024 елның 21 мартында дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан урман тармагы белгечләре  республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында Халыкара урманнар көненә багышланган чаралар үткәрә.

Әйтик, «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ урман торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова һәм урман мастеры Ленар Дәүләтшин Чаллы шәһәренең 38 нче урта мәктәбенең «Бригантина» мәктәп урманчылыгы һәм 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  «ШкоЛес» мәктәп урманчылыгы әгъзалары өчен  «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына чыгыш ясаганнар. Алар укучыларга урман төрләре, урманнарны саклау һәм үрчетү эшләре, урман янгыннарының төп сәбәпләре һ.б. турында сөйләгәннәр.

«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ Урюм кишәрлеге урманчысы Дмитрий Тойкин Пролей-Каша авылының «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Тәтеш районының «Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында катнашучылар өчен «Урманны саклагыз» темасына дәресләр үткәргән. Балалар урманнар, аларның мөһим экологик, социаль һәм икътисадый функцияләре, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында белгәннәр.

Шулай ук Дмитрий Тойкин балаларга сыерчык оялары бүләк итеп, аларны уку йортлары территориясендә элеп чыкканнар. 

Исегезгә төшерәбез, Халыкара урманнар көне БМО Генераль Ассамблеясы карары белән 2012 елның 21 декабрендә гамәлгә куелган. Бәйрәм көненең төп максаты – җәмәгатьчелекне урманнарны саклау проблемасына җәлеп итү, урман экосистемасының әһәмияте, аны яклау һәм торгызу чаралары турында мәгълүмат бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International