Татарстанда урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2024 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеге тикшерелә

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең 2024 елда башланачак урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлеге тикшерелә. Комиссия составында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре – урманнарны саклау һәм саклауны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге җитәкчесе Валерий Захаров, әйдәп баручы белгеч-эксперт Анастасия Клюкина, икътисад һәм түләүләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Ронзина катнашты.

Белгечләр республиканың Кама, Мамадыш, Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Түбән Кама урман хуҗалыкларының янгын сүндерү станцияләрендә булдылар инде.

Тикшерүләр барышында урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника, җайланмалар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү буенча башка чаралар белән комплектлануына, биналар һәм корылмаларның торышына, шәхси составны әзерләүгә һәм станция эшен регламентлаучы техник документлар булуына игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International