ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен карадылар

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырылды.

Утырышта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Чарада төп доклад белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады.  Ул Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда һәм 2024 елның беренче кварталында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Эльвира Зыятдинова хәбәр иткәнчә, декларация кампаниясе кысаларында узган ел керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматны Министрлыкның 54 хезмәткәре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 59 җитәкчесе тапшырган.

«Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы тарафыннан, белешмәләр тапшырылганда, 113 консультация бирелде, – дип билгеләп үтте ул. – Хәзерге вакытта 2024 елгы декларация кампаниясе дәвам итә, белешмәләр 30 апрельгә кадәр кабул ителәчәк».

Узган ел ТР Урман хуҗалыгы министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең 3 утырышы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясенең 1 утырышы, шулай ук Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры урынбасары Ольга Мельник һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору буенча иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре советы рәисе, фәнни-тикшеренү эшләре һәм төбәкләр белән элемтәләр буенча проректор, «ТИПКА» ӨҺБ ФДБМУ профессоры Сергей Алексеев катнашында оештыру-агарту юнәлешендәге 2 чара уздырылган.

«Ел дәвамында дәүләт граждан хезмәткәрләрен һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләрен коррупциягә каршы тору өлкәсендә гамәлдәге закон таләпләре белән таныштыру буенча системалы эш алып барылды, – дип өстәде спикер. – Моннан тыш, Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру үткәрелде, башка түләүле эш башкару турында хезмәткәрләрдән һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән гражданнар белән хезмәт килешүе төзү турында оешмалардан хәбәрләр кабул ителде».

Чыгышын тәмамлап, Эльвира Зыятдинова 2023 елда коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителгән хисапларны анализлау нәтиҗәләре буенча ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән күзәтүне тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International