Бөгелмә районында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәре администрациясе бинасында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Киңәшмәдә доклад белән «Бөгелмә урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады. 

Ул чарада катнашучыларга урманнарда булачак янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләп, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртеп узды. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябрендәге 1614 номерлы карарының 10 пункты нигезендә, кар катламы эреп беткән көннән башлап урманга янәшә урнашкан урыннарны корыган үлән калдыкларыннан, урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан, агач кисү калдыкларыннан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итәргә ятсә урманнарны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки башка янгынга каршы киртәләр аерып алырга кирәк», – дип билгеләде Гөлнара Мөхәммәтханова.

Киңәшмә ахырында 2024 елда парсыз ефәк күбәләге урыннарын бетерү буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International