ТР Урманны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Казан ДАУ студентлары белән очрашкан

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 3 нче һәм 4 нче курс студентлары белән очрашкан.

Очрашу барышында ул студентларга ТР Урманнарны яклау үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре, урман патологиясен мониторинглау һәм урманнарны яңадан торгызу мониторингының максатлары һәм бурычлары, филиалның «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруга керткән өлеше турында сөйләгән.

«Урман тармагына, шул исәптән Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгенә дә, квалификацияле белгечләр кирәк, – дип билгеләп үткән Венера Ефременкова. – Университетны тәмамлагач, безгә эшкә килегез, без сезне дус командабызга кабул итәргә шат булачакбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International