Питрәч районының «Колай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды

2024 елның 12 апреле, җомга

Питрәч районының Колай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. Анда «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ Столбище кишәрлеге урманчылыгының урман мастерлары Гүзәл Сабирова, Айрат Бикчәнтаев һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Питрәч районы буенча районара бүлеге башлыгы Вячеслав Кузнецов катнашты.

Очрашу барышында белгечләр укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләр, шулай ук тармак һөнәрләре – «урманчы», «урман хуҗалыгы инженеры», «урман патологы», «инженер-таксатор» һ.б. турында сөйләделәр.

«Урман белән бәйле бик күп һөнәрләр бар. Мәсәлән, урман патологлары агач авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауга махсуслашалар, – дип билгеләп үтте Гүзәл Сабирова. – Таксаторлар агачларның токым составы, яше һәм үсү шартлары, агач запасы турында мәгълүмат җыялар. Һөнәрләрнең берсен сайлап, сез үз-үзегезне тормышка ашыру өчен күп мөмкинлекләр ачып, газиз республикабызның табигый байлыкларын саклауга өлеш кертә аласыз».

Ахырда урман осталары  Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартларына кыскача гына тукталып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International