Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы янаган чор башланды

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткәнчә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарда түбәндәгеләр тыела:

– ылыслы яшь үсентеләр арасында, янган урыннарда, урманнарга зыян килгән кишәрлекләрдә, торфлыкларда, агач киселгән урыннарда (диләнкеләрдә), агач кисү калдыкларыннан чистартылмаган һәм агач материалы әзерләнгән урыннарда (агач аударганңа һәм тарттырганда, шулай ук кәүсәләрне ботаклардан арындырганда, агачларның биек өлешләре киселгәндә, коры-сары аунак җыелган урыннарда), кипкән үләнле урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында ачык ут (учак, пайкалау лампасы, примуслар, мангаллар, ризык кыздыру җайланмалары) ягарга;

– янып торган шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке төрепкәсеннән көл, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.) ташларга;

– ау вакытында янучан (үзлектән янып китә торган, шулай ук ут кабызу чыганагы тәэсирендә янып китүчән) яки пыскый торган материаллар кулланырга;

– бензин, керосин яисә башка ягулык матдәләре сеңгән материалларны (кәгазь, тукыма, пәҗи, мамык, яна торган башка матдәләр) шуның өчен махсус каралмаган урыннарда калдырырга;

– двигатель эшләп торганда эчке янулы двигательләр бакларына ягулык салу, туклану системасы төзек булмаган двигательле машиналардан, шулай ук ягулык салына торган машиналар янәшәсендә тәмәке тарту яисә ачык уттан файдаланырга;

– торфлыкларда ачык ут белән эшләр башкарырга.

– турыдан-туры урманга тоташып торган, яклагыч һәм урман утыртмалары янындагы һәм кимендә 0,5 метрлы янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерылмаган урыннарда үлән, урман түшәмәсе, корыган үлән һәм башка төрле янучан материалларны (үзлектән янып китә ала торган, ут кабызу чыганагыннан янып китәргә мөмкин булган матдәләрне һәм материалларны) ягарга;

– урманнарны эшчәнлек һәм куллану калдыклары белән чүпләргә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елның 5 апрелендәге 233 номерлы карарына ярашлы рәвештә, 2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертеләчәк.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга 30 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр бу таләпне бозу янгынга каршы махсус режим яки гадәттән тыш хәлләр режимы шартларында гамәлгә ашырылган булса, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 60 мең сумнан 90 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 600 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International