Лубян урман техника көллиятенә – 95 ел: элеккедән хәзергесенә

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Лубян урман-техника көллиятенең тарихы 1921 елдан башлана. Нәкъ менә шул чорда Минзәлә өязенең Биклән урман мәктәбе 22 кешедән торган укучылар төркеме белән Лубянга күченә һәм урман техникумына әверелә. Шунысы әһәмиятле, ул юктан гына бар булмаган, ә алпавыт Лебедевның элеккеге утарында оеша. Техникумны С.Николаев белән бергә ачкан Борис Жилкинның исеме Лубян тарихы турындагы елъязмага мәңгегә теркәлгән. Ул аның янәшәсендә укыту-сынау урманчылыгын төзү өчен хәлдән килгәннең барысын да эшли, үз үрнәгендә замандашларына һәм урманчыларның киләчәк буыннарына Лубян урманында кызыксынган акыллар өчен күпме фәнни материал булганлыгын күрсәтә. 1926 елга кадәр Лубянда эшли һәм яши, аннан соң Казанга күченә. Анда ул – доцент, Казан авыл хуҗалыгы институтында урман хуҗалыгы факультеты деканы, аннан соң Казан урман-техника институты директоры вазифаларын башкаручы.

Укыту планы даими камилләштереп торыла һәм 1923 елда яңа төзелә торган техникумнар өчен нигез була. Мәскәүдә Урманнар белән идарә итү үзәгенең карары шундый була. Укыту планы урманнардан файдалану юнәлешенә йөз тотып төзелгән, ул Лубян урманчылыгында урман кисү, сумала-скипидар заводлары булганлыгын һәм зур-зур урман әзерләү эшләре алып барылганлыгын исәпкә алган.

Техникум үсешенә, белемле белгечләр әзерләү буенча Иван Пономарев (1943-1967) белән Капитон Богомолов (1967-1983) зур өлеш кертә. Иван Пономарев техникумны Бөек Ватан сугышы елларында торгызу белән шөгыльләнә. Шул елларда техникум 126 техник-урманчы чыгара. Ә Капитон Богомолов чын новатор була, үзен инженер-төзүче, конструктор буларак күрсәтә: ул булганда төзелгән барлык корылмалар аның үзе тарафыннан проектланган. Бу илнең сугыш яраларыннан төзәлгән чоры була. Тимер бетон ярдәмендә Лубянда һәм 91 кварталда плотина торгызыла, 65 чакрым озынлыкта урман хуҗалыгы юллары корыла. Кирпечтән өч катлы укыту корпусы һәм хатын-кызлар өчен тулай торак төзелә. Богомолов кәрҗин үрү өчен Сукачев талын үстерүне кертә. 1970 елда, укыту-сынау урман хуҗалыгы белән берләшеп, урман хуҗалыгы техникумы барлыкка килә.

2004 елдан 2014 елга кадәр Лубян көллиятен Мулланур Гобәйдуллин җитәкли. Ул матди базаны ныгытуга, белгечләр әзерләүнең сыйфатын яхшыртуга, эш бирүчеләр, югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итүгә зур игътибар бирә. Моның өчен бөтен шартлар тудырыла: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спортзал, ике компьютер сыйныфы, Интернетка чыгу. Намуслы хезмәте өчен директор Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнә, “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” исеменә лаек була.

Афанасий Данилов, 2014 елдан башлап көллият директоры, мондагы гореф-гадәтләрне дәвам иттереп, үз эшчәнлеген алып бара, замана белән бергә мөмкин кадәр янәшә атлап бара.

Саннар:

  • Лубян техникумын 9000 артык белгеч тәмамлаган,
  • Бүгенге көндә биредә 29 мөгаллим эшли, аларның 16сы беренче һәм югары квалификациягә аттестацияләнгән.

Көндезге һәм читтән торып белем алу бүлекләрендәге белгечлекләр:

  • Урман һәм урман-парк хуҗалыгы;
  • Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе;
  • Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше.

Моннан тыш урман хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен арттыру пункты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International