Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион нәтиҗәләре

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционга барлыгы 4: Нурлат, Кызыл Йолдыз, Кәләй һәм Минзәлә урманчылыкларыннан 84 лот куелган иде.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы комиссиясенә 29 лот буенча 10 заявка керде. 27 лот буенча аукцион үтмәгән дип танылды (РФ Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктындагы 1 пунктчасы).

Аукционның бердәнбер катнашучысы белән беркетмә имзалана һәм 1 елга кадәр урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзелә.

Торглар нәтиҗәсендә барлыгы гомуми 1175195,99 сумлык 21878,06 куб метр агач сатылды. 

Кече һәм урта бизнес субъектларының урман утыртмаларын сату-алу буенча хокук сатуга аукционда катнашуы урманнардан файдалануның нәтиҗәсен арттыруга һәм хисап диләнкесен тагын да файдалырак үзләштерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International