Яшел Үзән шәһәрендәге чаңгы спартакиадасында республикабыз урманчылары яхшы чыгыш ясады

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Яшел Үзән шәһәрендә чаңгыда узышу ярышларында катнашты. Спорт чарасы “Маяк” спорт комплексында узды. Министрлык командасында урманнарны тернәкләндерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Рәдиф ул Галиев, урманнарны тернәкләндерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты  Алсу Габделфәт кызы Сәмигуллина, финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Альбина Ринат кызы Әлмиева, мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Илдус улы Имамиев, урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Ильяс улы Мирсәяпов чыгыш ясадылар.

Чаңгыда узышу ярышында Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарыннан 28 команда катнашты. Спартакиада дәүләт хакимияте органнарында эшләүчеләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә, сәламәт тормыш рәвеше формалаштыруга җәлеп итү максатыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International