Ачык һавада музей

2017 елның 30 июне, җомга

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Совет районындагы “Катнаш төрдәге 305 номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесе территориясендә Ачык һавада музей ачуга багышланган экология бәйрәмендә катнаштылар. Чара 2017 елның 29 июнендә узды, анда шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Казан ш. Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Урман музеен ачу бәйрәмнең үзәк тантанасына әверелде, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, урманда тереклек итүче җан ияләре һәм кешенең урманда үз-үзен тоту кагыйдәләре турында сөйләп, табигать турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Музыкаль балалар иҗат коллективының туган төбәк табигатенә сакчыл караш мәсьәләсенә багышланган күрсәтмә чыгышы да “Ура!” билгесенә узды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы исеменнән балалар бакчасы хакимиятенә методик кабинет эшләү өчен экологик плакатлар һәм “Урман дозоры” балалар җыентыгы бүләк итеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International