Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Гражданнарның урманнарда йөрүен һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында” боерыгына кул куелды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда IV һәм V куркыныч классларына караучы янгын чыгу хәтәре барлыкка килүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 19 августындагы “Гражданнарның урманнарда йөрүен һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында” 2074-р номерлы боерыгына кул куелды.

Урманнарга барулар чикләнгән чорда:

а) ылыслы яшь агач урманнарында, көек урыннарында, урман зәгыйфьләнгән җирләрдә, торфлыкларда, урман киселгән урыннарда (диләнкеләрдә), агач калдыкларыннан һәм әзерләнгән агачлардан чистартылмаган урыннарда, корыган үләнле җирләрдә, шулай ук агачларның ябалдашлары астында учак ягарга ярамый. Башка урыннарда, кимендә 0,5 метр киңлегендәге полоса белән янгынга каршы минераллаштырылган аерым мәйданнарда (ягъни туфракның минерал өслегенә кадәр чистартылган җирләрдә) учак ягу рөхсәт ителә. Агач кисүдән калган пычкыларны яндырып бетергәч яисә башка төрле максатта кабызылган учак сүнгәч, ул урынга туфрак сибәргә яисә пыскып торган ут тулысынча сүнеп беткәнче су салырга кирәк;

б) янып торучы шырпыларны, тәмәке төпчекләрен һәм тәмәке тарту трубкаларыннан алынган кайнар көлне, пыяланы (пыяла шешәләрен, банкаларны һ.б.) ташларга ярамый;

в) ау барышында янучан яисә пыскучан материаллардан тыккычлар файдаланырга ярамый;

г) майланган яисә бензин, керосин яисә башка төрле янучан матдәләр сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, чүбек, мамык һ.б.) болар өчен махсус каралмаган урыннарда калдырырга ярамый;

д) двигатель эшләп торганда эчтән яна торган двигательләрнең янучан ягулык бакларына ягулык салу, хәрәкәт итүне тукландыру системасы төзек булмаган машиналардан файдалану, шулай ук ягулык салына торган машиналар янында тәмәке тарту яисә ачык ут куллану тыела;

е) торфлыкларда ачык утлы эшләр башкару тыела.

Урманнарга янәшә торучы территорияләрне биләүче, алардан файдаланучы һәм (яисә) алар белән эш итүче затлар бу җирләрнең коры үләннәрдән, үлән чабудан калган калдыклардан, корыган, ауган ботаклардан, агач кисүдән калган калдыклардан, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан урманнан кимендә 10 метр киңлегендәге полосада чистартылуын тәэмин итәләр яисә урманны кимендә 0,5 метрлы минераллаштырылган янгынга каршы полоса белән аерып алалар яисә бүтән төрле янгынга каршы киртәләр билгелиләр.

Урманда йөргәндә гражданнарның бурычлары:

а) урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү;

б) урманнарда янгын очракларын ачыклаганда, бу хакта кичекмәстән 8-800-100-94-00 телефоны аша хәбәр итү;

в) урманда янгын очрагын ачыклаган очракта, янгын сүндерүчеләр килгәнче, аны үз көчең ярдәмендә сүндерергә тырышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International