Татарстанда урман культураларын агротехник карау буенча 11,2 мең гектардан артык мәйданда эшләр башкарылган

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 августына алар 11,2 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.

Агымдагы елда мондый эшләр 17,9 мең гектарда башкарылачак. Иң күп эшләр Саба урман фонды (1,2 мең га), Кызыл Йолдыз (690 га), Арча (590 га), Минзәлә (550 га), Бөгелмә, Нурлат (530ар га) һәм Кайбыч (490 га) урманчылыклары территорияләрендә башкарылган.

Урман культураларын агротехник карау – туфрак йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне аклау юлы белән культивацияләнүче агач һәм куакларның үсеп китү һәм үсү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Алымнарның ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International