ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләре Татарстан Республикасының берничә урманчылыгында булдылар

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарны саклауны тикшерү һәм анализлау бүлеге хезмәткәрләре бүлек башлыгы Валерий Захаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасының кайбер урманчылыкларында булдылар. Күчмә тикшерүнең максаты – урман үсентеләрен урман патологиясе буенча тикшерү актларында каралган урманнарны саклау буенча билгеләнгән чараларның дөреслеген анализлау.

Комиссия әгъзалары, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге вәкилләре белән берлектә, 4 урманчылык: Идел буе, Болгар, Минзәлә һәм Мамадыш кишәрлекләрен карадылар.

Нәтиҗәдә алынган инструменталь үлчәүләрне тикшергәннән соң, әлеге кишәрлекләрдә урманнарны саклау чараларын билгеләүнең максатка ярашлылыгы һәм дөрес билгеләнүе турында нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International