«Сандугачлар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган дәрестә катнашканнар

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Зеленодольск районының «5 нче гимназия» МБМУ «Сандугачлар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган тематик дәрестә катнашканнар. Дәресне Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко үткәргән. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга махсус саклана торган табигый территорияләр, сирәк очраучы һәм юкка чыга торган үсемлек һәм хайван төрләре, Татарстан Республикасының Кызыл китабы һ.б. турында сөйләгән.

Ахырда балалар рәсем ясарга өйрәнгәннәр. Иҗади эшләренең темасы ТР Кызыл китабындагы хайваннар һәм үсемлекләр булган.

Исегезгә төшерәбез, Тыюлыклар һәм милли парклар көне 11 гыйнварда билгеләп үтелә.  Датаны 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды оештырган. Бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International