2024 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 15 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 15 берәмлек техника һәм җиһаз сатып алыначак. 6 берәмлеге – «Беларус-82.1» тракторы, 3 берәмлек – ЛКТ-4П янгын сүндергеч ярымтагылма, 4 берәмлек – моторлы көймә, 1 квадроцикл һәм 1 транспорт тагылмасы.

«Без «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ведомство карамагындагы учреждениеләрнең техника паркын яңартуны дәвам итәбез, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. – Быел сатып алына торган «Беларус-82.1» тракторларын урман тармагы белгечләре урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын башкару өчен, янгын сүндергеч ярымтагылмаларны ачыкланган янгыннарны оператив рәвештә бетерү өчен кулланачак».

«Быелгы аерма – 4 моторлы көймә сатып алу. Алар патрульлек итү, шәхси составны һәм урман янгынын сүндерү җиһазларын су объектлары аша янгын чыккан урыннарга күчерү өчен билгеләнгән, – дип өстәде Рәис Гомәров. – Бу урманнарны янгыннан саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу мөмкинлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк».

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Россиядә гамәлдәге илкүләм проектлар 2024 елда тәмамлана. Дәүләт башлыгы 2023 елның декабрендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында яңартылган программаларны әзерләргә һәм эшләтеп җибәрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International