Республиканың Питрәч районында 2024 елгы урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 16 феврале, җомга

Бүген Питрәч авылы администрациясе бинасында 2024 елның урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп доклад белән «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков чыгыш ясады.

«Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Лаеш урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча план һәм урманнарны янгыннан саклау эшен оештыру буенча чаралар планы эшләнде. Янгын чыгу куркынычы янаган чор башланганчы белгечләр «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча өйрәнүләр узачак», – диде ул.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман янгыннарына каршы пропагандалау, урманнарда янгын куркынычын мониторинглау һ.б. мәсьәләләрне билгеләде. «Урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләләрендә барлык структураларның һәм оешмаларның җайга салынган эше һәм оператив рәвештә карарлар кабул итә белү бик мөһим», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International