Татарстанның Әлмәт районында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырдылар

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшырды. Чара Әлмәт шәһәре администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Яфизов катнашты.

Бүләкләр тапшырганда Рәис Гомәров белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм республика урманнарын саклауга һәм арттыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Гаилә династияләре – урман тармагының горурлыгы һәм таянычы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Сез үз эшегезгә карата зур тырышлык күрсәтү, тугрылык һәм намус үрнәге», – дип билгеләп үтте ул.

Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне Утнюхиннар, Әшраповлар һәм Әхмәтҗановлар династиясеннән 3 гаилә алды.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International