Татарстанда «ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсы башланды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында «ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсы башланды. Аларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урманчылыклар оештыра.

Конкурста Татарстан Республикасының уку йортлары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары катнаша ала.

Конкурс шартларына ярашлы рәвештә, катнашучыларга 2024 елның 1 маена кадәр мәктәп урманчылыгының кураторы булган урманчылыкның электрон адресына анкета-заявка һәм материаллар тапшырырга кирәк.

Конкурс барышында укучыларның җитештерү эшчәнлеге (урман культураларын утырту, орлык чәчү, питомникларда чәчүлекләрне карау), урманнарны янгыннан саклау, урманнарны зарарлы организмнардан саклау буенча профилактик чараларда катнашу, агитация, мәгърифәтчелек һәм укыту-тикшеренү эшчәнлеге бәяләнәчәк.

Конкурсларда җиңүчеләр май ахырында билгеләнәчәк. Алар дипломнар белән бүләкләнәчәкләр һәм июль аенда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VII слетында катнашачаклар.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак монда белергә мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/konkurs-luchshee-shkolnoe-lesnichestvo.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International