Министр урынбасары Рәис Гомәров хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Бүген Аксубай һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшырды.

Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне барлыгы 4 – Ильмухиннар, Җамалиевлар, Макаровлар һәм Яковлевлар гаиләләре алды.

Бүләкләрне тапшырганда, Рәис Гомәров белгечләргә югары профессионализм һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Без хезмәт династияләребез белән горурланабыз – үзләрен урманга багышлаган кешеләр күп еллар дәвамында республика һәм ил файдасына хезмәт итәләр, үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыралар», – дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International