Республиканың Балтач районында 2024 елгы янгын куркынычлы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 12 апреле, җомга

Бүген Балтач ш.т.п. администрация бинасында 2024 елның янгын куркынычлы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Төп доклад белән «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул урман культурасы техникасы һәм җиһазларының әзерлеге, урман фонды җирләрен патрульләү, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү һәм урманнарда янгыннарга каршы пропаганда алып бару мәсьәләләренә тукталды.

Утырышка министр урынбасары Рәис Гомәров йомгак ясады. Ул ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә урман янгыннарының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кушты.

«Статистика мәгълүматларына караганда, 10 урман янгынының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга, – диде Рәис Гомәров. – Шулай ук урман культурасы кампаниясенә һәм «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Урманнарны төзекләндерү эшләрен сыйфатлы башкару һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының максатчан индикаторларын башкару мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International