Авыл хуҗалыгы җирләрендә ут төртүләрне контрольгә алырга! Ут – урманның дошманы!

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Узган елгы белән чагыштырганда, корыган үләнне яндыру очраклары 3 тапкыр арткан. 2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында” 212 нче номерлы карар чыгарылуга да карамастан,  республика халкы чүп-чар һәм корыган үлән яндыруны дәвам иттерә.

Исегезгә төшерәбез: янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта кипкән үләнчел үсемлекләрне яндыру, учаклар кабызу, агач кайрысына, кискәннән калган калдыкларга һәм тиз янып китүчән материалларга ут элдерү, шулай ук корыган агачларны, куакларны автомобиль юллары, тимер юллар, юл үткәргечләр янында калдыру ТЫЕЛА.

Кипкән үләнчел үсемлекләрне, камылны, урганнан калган калдыкларны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запастагы җирләрдә яндыру, кырларда учаклар кабызу шулай ук ТЫЕЛА.

Язгы чорда коры һәм җылы һава торышы урнашу белән, ел саен үләнгә теләсә кайда ут төртү, салам калдыкларын һәм чүп-чар яндыру фактлары булып тора. Рослесхозның аналитик мәгълүматларына караганда, былтыр урман янгыннарының 100 очрагына корыган үлән яндыруның 82 очрагы туры килгән, контроль булмау аркасында, янгын урман утырмаларына күчкән.

2016 елда 1 майга, космостан күзәтү юлы белән, авыл хуҗалыгына караган һәм башка җирләрдә ут кабынып китүнең 31 очрагы ачыкланган булган.

Татарстан урман үстерүчеләре кисәтә: ут белән сак булыгыз! Сүндерүгә караганда, янгынны булдырмый калу яхшырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International