1. Шәхси ихтыяҗлар өчен агач материалын исәпкә алу ничек башкарыла?
2015 елның 1 гыйнварыннан башлап агач материалын исәпкә алу РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 26 декабрендәге 1525 номерлы карары белән расланган Агач материалын исәпкә алу кагыйдәләре нигезендә гамәлгә ашырыла. Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен әзерләнгән агач материалын исәпкә алу Россия Федерациясе Урман кодексының 81-84 статьялары нигезендә гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзүгә вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
2. Урман декларациясе кайчан тапшырыла?
Урман декларациясе ел саен даими (срогы чикләнмичә) файдалану яки аренда хокукында урман кишәрлекләре тапшырылган затлар (алга таба – урман декларациясен тапшырган зат) тарафыннан Россия Федерациясе урман кодексының 81-84 статьяларында билгеләнгән вәкаләтләренә туры китереп, кәгазьдәге документ рәвешендә турыдан-туры дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына (алга таба – вәкаләтле орган) яисә дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәк аша яисә, Дәүләт хезмәтләренең һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталын да кертеп, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән, шул исәптән "Интернет" челтәреннән дә, файдаланып, электрон имза белән таныкланган электрон документ формасында тапшырыла.
3. Урманнардан файдалану турында хисап кайчан тапшырыла?
Хисап ай саен, хисап аеннан соңгы айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла (урманнардан агач материалы әзерләү максатларында файдаланганда, шулай ук урманнардан урман утыртмалары киселә торган башка максатларда файдаланганда). Урманнардан файдаланганда урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылмаса, хисап ел саен, хисап елыннан соң килгән елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
4. Урманнарны саклау турында хисап, урманнарны яклау турында хисап, урманнарны пычратудан һәм башка тискәре йогынтыдан саклау турында хисап, урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү турында хисап кайчан тапшырыла?
Хисап квартал саен, хисап чорыннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча чаралар күздә тотылмаган очракта, ел дәвамында, хисап елыннан соң килгән елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
5. Үз ихтыяҗларың өчен урман утыртмаларын ничек алырга мөмкин?
“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” 2008 елның 22 маендагы 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлеше нигезендә гражданнар кирәк булганда үз ихтыяҗлары өчен агач материалы әзерли ала:
йорт һәм каралты-куралар төзү өчен 25 елга 100 куб.метрга кадәр бер тапкыр;
йорт һәм каралты-кураларны ремонтлау өчен 10 елга бер тапкыр 50 куб.метрга кадәр;
торакларны җылыту өчен хуҗалыкка 20 куб.метрга кадәр бер тапкыр;
шул ук вакытта агач бүлеп бирүгә нинди дә булса ташламалар каралмаган.
Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе буенча агачның бәясе Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары нигезендә исәпләнә.
ТР Президентының 2022 елның 03 февралендәге ПУ-80 номерлы указы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Шәхси ихтыяҗлар өчен агач материалы әзерләү һәм урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе проектын әзерләү хокукын бирү турында карар кабул итү” дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты расланды, анда мөрәҗәгать итүче гаризаны Министрлыкка шәхсән үзе, почта юлламасы белән йә күпфункцияле үзәк аша яисә Республика порталыннан яисә Бердәм порталдан файдаланып тапшырган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыру ысуллары күрсәтелгән.
Гариза һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык үрнәген Сез Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге бүлектә таба аласыз: Документлар/Норматив документлар/Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар/Административ регламентлар.
Игътибар итегез, әлеге хезмәтне күрсәтүдән баш тартуның иң еш сәбәбе мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгълүматларны (ФИА) тулысынча күрсәтмәве яисә агач сатып алу максатын дөрес күрсәтмәве тора (дөрес язуны 22.05.2008 № 22-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 7 статьясындагы 1 өлешендә табарга мөмкин).
6. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукционнар турында мәгълүматны кайдан табарга була?
Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзү хокукына аукцион үткәрү турында хәбәр һәм аукционны оештыручы тарафыннан әзерләнгән аукцион турындагы документны үз эченә алган мәгълүмат сатулар уздыруның www.torgi.gov.ru рәсми сайтында урнаштырыла, шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында да бар: Мәгълүмат һәм статистика/Аукционнар/Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукционнар үткәрү турында хәбәрләр.
7. Агач кискәннән соң урман кишәрлекләрен чистартырга кирәкме? Кисүдән калган калдыклар белән ничек итеп дөрес эш итәргә?
Россия Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2007 елның 16 июлендәге 184 номерлы боерыгы белән расланган Агач материалы әзерләү кагыйдәләре нигезендә билгеләнгәнчә, агач әзерләү эшләрен башкарганда агач калдыкларыннан, урманнарны торгызу эшләрен башкаруга комачаулый торган ликвид булмаган агачтан һәм ауган агачлардан (кисү урыннарын чистарту) чистарту тәэмин ителә.
Агач кисү урыннарын чистарту түбәндәге ысуллар белән башкарыла: агач кисүдән калган калдыкларны яки ауган агачларны алга таба ягулык сыйфатында куллану һәм эшкәртү өчен күчләргә өеп кую, ныгыту һәм җирне артык тыгызланудан саклау өчен кисүдән калган агачларны сөйрәмәләр итеп урнаштыру, янгын чыгу ягыннан куркынычсыз булган чорда яндыру өчен агач калдыкларын өемнәр һәм сөйрәмәләр итеп урнаштыру, черетү һәм кышкы чорда кыргый хайваннарны ашату өчен агач калдыкларын күчләргә өеп калдыру, урман үсү шартларын яхшырту максатларында вакланган агач кисәкләрен чәчеп калдыру, киселгән (шытымнар булмаган) урынга түшәп калдыру.
Агач киселгән урыннарны чистартуның әлеге ысуллары, зарурлык булганда, катнаш рәвештә дә кулланылырга мөмкин.
Киселгән агач калдыкларын аларны кискән урында черү өчен калдырган вакытта киселгән агачларның кәүсә очлыкларындагы ботаклары киселергә, зур ботаклары һәм өске өлеше иң күбе 2-3 метр озынлыгындагы кисәкләргә бүленергә һәм җиргә тыгыз итеп яткырылырга тиеш.
Урмандагы ызан юлларын агач кисүдән калган калдыклардан чистарту урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәп гамәлгә ашырыла.
Зарарлы организм чыганакларында унитар кисүләр башкарганда, алар инфекция тарату чыганагы яки аны саклау һәм икенчел зарарлы организмнар белән күчерү өчен мохит булып калырга мөмкин булган калдыклар яндырылырга тиеш.
Россия Федерациясе Урман кодексында урман һәм урман эшкәртү инфраструктурасын булдыруга һәм модернизацияләүгә юнәлдерелгән урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектларнын гамәлгә ашыру күздә тотыла. Урман законнары һәм урман мөнәсәбәтләрен җайга сала торган норматив хокукый актлар нигезендә, урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә ашыру очрагында, инвесторга түбәндәге ташламалар бирелә:
Өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә тормышка ашыру өчен Россия Федерациясе субъектының мәнфәгатьле органына гариза тапшыру өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук мөрәҗәгать итүчегә төп таләпләр "Урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле инвестиция проектлары турында" 2007 елның 30 июнендәге 419 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында билгеләнгән.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә урманнарны үзләштерү өлкәсендә 98 өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, шулар арасыннан 20 проект планлаштырылган җитештерү күләме 862 мең тонна агач ягулыгы материаллары (ягулык гранулалары, брикетлар, пеллет, агач күмере) җитештерүгә бәйле.
Иркутск өлкәсе территориясендә урманнарны үзләштерү өлкәсендә, шул исәптән түбән сортлы һәм вак товарлы агачны, шулай ук агач калдыкларын эшкәртүгә юнәлтелгән 6 өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Күрсәтелгән җитештерү продукциясе пеллетлар, целлюлоза, кәгазь, катыргы, урман химиясе, фанера, технологик щеп, OSB плитәләре, йорт детальләре, ябыштырылган борыс, пиломатериаллар булачак. Әлеге предприятиеләр үзләренең технологик процессында куллану өчен җылылык энергиясен эшләп чыгаруда урман кисү һәм агач эшкәртү калдыкларын куллана.
8. Нәрсә ул аунак?
Аунак дигәндә җирдә яткан һәм табигый һәлак булу яки агачларга зыян килү нәтиҗәсендә барлыкка килгән агач кәүсәләренең калдыклары, агач ботаклары дип аңларга кирәк.
9. Аунак җыю тәртибе ничек җайга салына?
"Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" 2007 елның 22 маендагы Татарстан Республикасы Законы нигезендә.
"Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында" 2008 елның 22 маендагы 22-ТРЗ номерлы ТР Законының 10 статьясының 6 пункты нигезендә, урман кисү эшләрен башкарган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган һәм агачларның табигый һәлак булуы, зарарлы организмнар, буран, кар зыян салу нәтиҗәсендә барлыкка килгән, җир өслегендә яткан агач кәүсәләрен яки аларның өлешләрен ел дәвамында җир өслегеннән җыеп алу юлы белән гамәлгә ашырыла.
Аунак әзерләү урман утыртмаларын кисмичә, бары тик кул көче белән генә, кулга тотып кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар ярдәмендә генә башкарыла.
Аунак җыйган вакытта гражданнар Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, Урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, Урманнарны торгызу кагыйдәләрен һәм Урманнарны карау кагыйдәләрен үтәргә тиеш (РФ Хөкүмәтенең "Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында" 2007 елның 30 июнендәге 417 номерлы карары, РФ Хөкүмәтенең "Урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында" 2017 елның 20 маендагы 607 номерлы карары, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының "Урманнарны торгызу кагыйдәләрен, урманнарны торгызу проектының составын, урманнарны торгызу проектын эшләү һәм аңа үзгәрешләр кертү тәртибен раслау турында" 2019 елның 25 мартындагы 188 номерлы боерыгы, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының "Урманнарны карау кагыйдәләрен раслау турында" 2017 елның 22 ноябрендәге 626 номерлы боерыгы).
Әзерләнгән аунак гражданнар тарафыннан бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә файдаланылырга мөмкин.