Кадрлар сәясәте

Республика хакимият органнарында гамәлгә ашырыла торган кадрлар сәясәте югары профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән. Республика дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын максималь рәвештә ачу һәм аларга һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлеген бирү өчен уңайлы шартлар булдыру буенча даими эш алып барыла.

 

Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында барлык кирәкле мәгълүмат Сезгә уңайлы булсын өчен түбәндәге бүлекләрдә төркемләштерелде.     

                                 

«Хезмәткә керү» сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һ.б. турында мәгълүмат алырга була.

 

«Хезмәт узу» бүлегендә класс чиннары бирү, аттестацияләү тәртибе, хезмәт культурасы, бүләкләр бирү тәртибе турында мәгълүматлар бар.

 

Дәүләт граждан хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән «Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

 

Татарстан хакимияте органнарында стажировка мәйданчыклары системасы турында барлык мәгълүмат тиешле бүлектә урнаштырылды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International