“Ашыт” дәүләт заказнигына 20 ел

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

“Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы оештырылуга 20 ел узып китте. Административ заказникның төп бурычлары – табигать комплексларын һәм аларның компонентларын, Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән, суда йөзүче кошлар утырган урыннарны, хайваннарның тереклек итү урыннарын һәм үсемлекләр үсә торган җирләрне саклау һәм торгызу; “Ашыт” дәүләт заказнигы территориясендә рекреация эшчәнлеген җайга салу; экологик агарту эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру, дәүләт экология күзәтчелеген башкару.

Бүгенге көндә һәм киләчәктә заказникның эшчәнлеге табигатьне аның табигый торышында саклауга, экологик яктан белемле яшь буынны тәрбияләргә юнәлдерелгән. Заказник инспекторлары тарафыннан ведомствога караучы территорияләр даими рәвештә патрульләнеп тора, бу эш барышында табигатьне саклау законнары бозылган очраклар ачыклана һәм чикләнә.

Инспекторларның оешмалар һәм халык белән нәтиҗәле эшчәнлеге аркасында соңгы елларда махсус сакланучы табигый территориядә чүп-чар өемнәре барлыкка килү кебек күренешләрнең тотрыклы рәвештә кимү динамикасы күзәтелә: әгәр дә 2012 елда 14 шундый очрак ачыкланган булса, соңгы 2 елда исә бер генә факт теркәлгән.

6 ел дәвамында заказник территориясендә ысылдаучы аккошлар пары оялый. Шунысы игътибарга лаек, узган елларда ысылдавык аккошлар 4-5әр бәбкә чыгара иде. Соңгы 2 елда бу пар 6 бәбкә кошчыгын үстерде. Соры торналар саны тотрыклы тора: бүгенге көндә заказник территориясендә 200дән артык кош исәпләнә.

Бүгенге көндә Сабиров Рамил Рәхим улы җитәкчелек итә торган заказник хакимияте үз эшчәнлеген Татарстан Республикасының Әтнә һәм Арча районнары территорияләрендә гамәлгә ашыра. Р.Р.Сабиров үзенең намуслы башкарган хезмәт елларында төбәктәге җитәкчеләр, хезмәттәләре һәм халык арасында ихтирам һәм ышаныч казанды. Заказник башлыгы белән берлектә табигатьне саклау юлында 3 инспектор көч куя: әйдәп баручы белгеч – Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы – бу вазыйфада 13 елдан артык эшләгән; 2 категорияле белгечләр – Габдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Рәхимҗанов Илшат Искәндәр улы.

Экологик агарту эшчәнлеге кысаларында заказник хезмәткәрләре тарафыннан ел саен “Парклар маршы”, “Чиста урманнар”, “Урман утырту көне”, “Беренче чәчәк”, “Кошларны ашатыгыз”, “Сыерчык оясы конкурсы” кебек һәм күп кенә башка төрле табигатьне саклау акцияләре уңышлы гына үткәрелеп килә, аларда елдан-ел күбрәк балалар һәм өлкәннәр зур кызыксыну белән бик теләп катнашалар.

“Ашыт” дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләрен 20 еллык юбилейлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International