Урмандагы хәлләр турында “Урманны саклагыз” кәрәзле телефон кушымтасы аша хәбәр итәргә була

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

“Урманны саклагыз” кушымтасы тиз һәм гади рәвештә Урман хуҗалыгының федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтырату һәм илебез урманнарындагы теләсә нинди хәл турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә. Шулай ук “Урманны саклагыз” программасы ярдәмендә сайланган темага хәбәр юлларга була, фото теркәп, барлыкка килгән вакыйга урынын яисә үзең урнашкан җирне күрсәтергә мөмкин.

Әлеге кушымтада Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының һәм “Авиалесохрана” ФБУ яңалыклары белән танышырга була, картада

Региональ диспетчерлык хезмәтләре, Урманнарны авиация ярдәмендә саклау буенча региональ учреждениеләр һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле Башкарма хакимият органнары билгеләнгән. Махсус бүлектә белешмә документлары бар.

Файдаланучы профилен тутырып һәм шуның белән берлектә җибәреләсе хәбәрнең тутырылган формаларын оператив тапшыру вакытын тизләтеп, әлеге программага индивидуальлек өстәргә була.

Әлеге программа өстендә эшләү алга таба да дәвам итәчәк, программага өстәмәләр кертү буенча иң файдалы һәм зәвыкълы дип табылган тәкъдимнәр киләсе яңартылган версияләрдә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International