Иң яхшы нәтиҗәне күрсәттеләр. Лубян урман-техника көллияте студентлары – “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) II ачык региональ чемпионатында җиңүче!

2018 елның 2 марты, җомга

Калининград өлкәсендә “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia-2018) II ачык региональ чемпионаты булды, әлеге чара Россиянең төрле төбәкләреннән 16-22 яшьлек 150дән артык катнашучыны берләштерде. Полесскиның һөнәр технологияләре техникумында “Ландшафт дизайны” компетенциясе буенча ярышлар узды, биредә иң яхшылар исемен яулау өчен 5 команда (10 катнашучы) – Калининградның мәгълүмат технологияләре һәмтөзелеш көллияте, Гусев агросәнәгать көллияте, Озерск табигый төзекләндерү техникумы, Полесскиның һөнәр технологияләре техникумы студентлары көч сынашты. Татарстан Республикасыннан “Лубян урман-техника көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары – Станислав Козырёв һәм Ульяна Селюнина чыгыш ясады.  Балаларга түбәндәге биремнәрне үтәргә кирәк иде: барлык биеклек тамгаларын саклап, 2 түшәмә, лего-кирпечтән чәчәклек-дивар, табигый таштан терәп куела торган дивар, комташтан юл, агач түшәмә ясарга һәм агач-куак һәм чәчәкле-декоратив үсемлек культуралары утырту. Конкурс йомгаклары буенча Татарстанның яшь урманчылары иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм 1 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне тәбрик итәбез! Шулай дәвам итәргә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International