“Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы актив рәвештә урман культуралары белән эшләргә әзерләнә. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында технология укытучысы Л.М.Галимова, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Г.Э. Гәрәева һәм А.А. Җамалетдинова җитәкчелегендә укучылар орлыкларны шыттыру өчен янчыклар текте.
Орлыкларны теплицага чәчү өчен аларны әзерләү зарур. Чәчү алдыннан башкарыла торган нәтиҗәле ысулларның берсе – ОРЛЫКЛАРНЫ КАРГА КҮМҮ (нарат, чыршы, карагач һәм зарури орлык тынычлыгы таләп ителгән башка токым агачларына туры килә). Кар астында 0 °С тирәсе температурада, дым һәм һава белән берлектә акрын гына орлыкның үсеш алуына бәйле үзенчәлекле процесс башлана. Әлеге хәлнең үзенчәлеге шунда ки, орлыкларда ферментларның активлыгы арта, шуның нәтиҗәсендә алар югары һәм аеруча түбән температураларга тагын да тотрыклырак була. Ун градуслы җылыда орлыклар элегрәк үсеш ала һәм аларның үсеш алу энергиясе дә югарырак була.
Орлыкларны карга күмү буенча эш техникасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: ылыслы токым орлыкларын бүлмә температурасындагы суда тәүлек буе җебетелә; судан алынган орлыклар сирәк тукымадан яисә марлядан тегелгән янчыкларга орлык катламының юанлыгы 3 см артмаслык итеп тутырыла; орлыклы янчыкларны тыгызланган карлы мәйданчыкка тезеп чыгалар, өстенә чыршы ботаклары каплыйлар һәм 60-80 см калынлыгында кар катламы сибелә (орлык салынган янчыкларны боз өстенә дә салырга ярый); кар өемнәрен орлыкларга тычканнар зыян салмасын һәм язын кар тиз эремәсен өчен чыршы ботаклары белән каплыйлар; орлыкларны кар астында тоту чоры – 1-2 ай; чәчү көнендә орлыклы янчыкларны кар астыннан алалар һәм коелучан торышына җиткәнче җилләтәләр.
“Карга күмү”, әгәр кар астыннан алгач һәм корытылгач бүлмәдә 2-3 көн сакланса, орлыкларның чәчүлек сыйфатларына хилафлык китерелми. Озаграк саклаган очракта орлыкларның үсеш алу энергиясе тора-бара кими башлый.