Дәүләт думасы коры-сарыны түләүсез нигездә җыю турында законны хуплады

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Үзгәрешләр Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына кертелә.  Дәүләт думасы җирдә яткан корыган агачларны, ботакларны һәм чыбык-чабыкны түләүсез җыярга рөхсәт итә торган закон проектын хуплады. Коры-сары хәзер урманның агач ресурсларына керми.

Закон авторлары билгеләгәнчә, аның проекты гражданнардан килгән, озакка сузыла торган рөхсәт документларын рәсмиләштерү процедурасын узмыйча, зур булмаган күләмдә агач коры-сарысыннан файдалану мөмкинлеге булмау турында күпсанлы мөрәҗәгатьләргә нигезләнеп эшләнгән.

"Дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнары урманнарны җирдә яткан коры-сарыдан чистартырга өлгерми, бу исә янгынга каршы вәзгыятькә тискәре йогынты ясый, ә коры-сары җыю кагыйдәләре гадәти агач материалы әзерләү белән бертигез дәрәҗәдә билгеләнгән. Күпләгән санлы гражданнар көн саен коры-сары җыеп, хокук боза торган вәзгыять барлыкка килә", – диелә аңлатма язуында.

Яңа закон әлеге проблеманы хәл итәчәк. РФ Урман кодексының 32 статьясының 2 өлешенә "коры-сары" төшенчәсе кертелә, бу исә аны гражданнар тарафыннан шәхси ихтыяҗлар өчен агач булмаган урман ресурсы буларак әзерләү һәм җыю мөмкинлеген бирә.

Закон 2019 елның 1 гыйнварында үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International