Бүген Казанның Дәрвишләр урманындагы Каенлык аланында, шәһәр халкының яратып ял итә һәм спорт белән шөгыльләнә торган урынында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Халыкара кошлар көненә багышланган акция уздырды. 10 сыерчык оясы эленде.
Кошлар өчен ояларны мәктәп укучылары хезмәт дәресләрендә урманчылар биргән материаллардан ясаган. Мәктәп урманчылыклары программасы кысаларында балаларга урман һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында сөйлиләр, алар белән бергә сыерчык ояларын эләләр һәм балаларга бүләкләр бирәләр. Республика урманнарында барлыгы урманчыларның тырышлыгы белән 3000 тирәсе сыерчык оясын элү планлаштырыла.
Чара кысаларында урманчылар сыерчык оясын ничек итеп дөрес эләргә кирәклеге турында сер уртаклашты. Кошлар өчен ояларны көнчыгыш юнәлешендә, юл өлешеннән ерактарак, агачка кимендә дүрт метрлы биеклектә, канатлы дуслар кешеләрдән курыкмаслык итеп эләргә кирәк.