Республика буенча традицион “Агач утырту” табигать саклау акциясе узды. Бүген әлеге акция республикада яшәүче, урманнарны торгызу идеясенә битараф калмаган 30 меңнән артык кешене берләштерде. Халык урманнарга, урман паркларына һәм аллеяларга агач утыртырга, торак территорияләрне төзекләндерергә дип чыкты.
Әлеге чараның максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән, гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмгыятьне аны саклау проблемаларына җәлеп итүдән, экологик торышны һәм халыкның яшәеш тирәлеген яхшыртудан гыйбарәт.
Үзәк чара Казанда – Идел буе районындагы “Ишкәкле спорт төрләре үзәге” спорт комплексы территориясендә узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән катнашында “Урман утырту көне” табигать саклау акциясенә теләктәшлек күрсәтте. Республика лидеры урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән берлектә зәңгәр чыршы агачларын утыртты.
Акциядә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре дә катнашты. Бу көнне гади чыршы, чәнечкеле зәңгәр чыршы, кедр, кәстәнә, гади нарат, кабарчык орлык, тау нараты, карагач, имән, миләш, балан, кара миләш, барбарис, айва, сирин, тал кебек 400 данә күләмендә агач һәм куак төрләре утыртылды.
Акция кысаларында барча республика буенча 600 гектардан артык мәйданга 2,5 миллионнан артык яшь үсенте утыртылды.