“Балтач” дәүләт табигый заказнигы администрациясе “Хыял” яшьләр үзәге белән берлектә кыш көне балык тотучылар арасында «Без балык тотуның тыелган ысулларына каршы!» дигән девиз астында ярыш оештырды. Ярышта Балтач һәм Арча районнарыннан барлыгы 76 балыкчы катнашты.
Ярыш шартлары буенча бүләкләр беренче балыкны тотучыга, иң күп балык тотучыга, иң эре балык тотучыга тапшырылды. Балтачтан Вениамин Гайсин беренче балыкны каптырды, ә иң күп балык тотучы – гомуми авырлыгы 1 кг 200 г – Зиннур Закирҗанов булды. Ярышның иң яшь катнашучысы 14 яшьлек Гадел Галиевка да приз бирелде.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды.