Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Шәһәр Яны урманчылыгында III типтагы янгын-химия станцияләрен карады

2012 елның 24 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Биектау районында эшлекле визиты барышында янгын-химия станциясендә булды. Биектауда III типтагы янгын-химия станциясе Татарстан территориясендәге шушы типтагы дүрт станциянең берсе һәм ул республиканың төньяк-көнбатыш районнарында урман янгыннарын сүндерү өчен оештырылган.

 

Мондый станцияне төзү, автомобильләр һәм башка техника белән тәэмин итү өчен якынча 60 млн сум акча таләп ителә. ЯХС 2011 елда кыска вакыт эчендә сафка бастырылды. Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев билгеләп узганча, бәхеткә каршы, яңа техниканы турыдан-туры янгын вакытында файдаланырга туры килмәде.

Наил Мәһдиев Илдар Халиковка урман хуҗалыкларын техника белән тәэмин итү буенча федераль программа кысаларында сатып алынган яңа тракторларны да күрсәтте. Татарстан өчен сатып алынган тракторларның гомуми бәясе 72 млн сум, федераль һәм республика бюджетларыннан 36 шар миллион сум бүлеп бирелгән.

 

Илдар Халиков Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрына федераль программада уңышлы катнашкан өчен рәхмәт белдерде һәм янгын-химия станциясе хезмәткәрләренә янгын учакларына чакыру мөмкин кадәр сирәгрәк булсын иде дип теләде.

 

Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International