Урманда чаңгы юлы - 2012

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

Кукмара районының Лубян авылында Лубян лесхоз-техникумы базасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре арасында инде традициягә әверелеп өлгергән чаңгы ярышлары узды. Ярышлар башта министрлыкка караган барлык “Урман” һәм “Урманчылык” дәүләт бюджет учреждениеләрендә үткәрелгән иде. Урманчылар чаңгыда бик яхшы йөрергә тиеш. Чаңгыда йөрү – аларның һөнәри осталыкларының берсе.

  Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Рослесинфорг» оешмасының Казан филиалы, Казан дәүләт аграр университет һәм Лубян лесхоз-техникумы студентлары да үз командалары белән чыгыш ясадылар. Барысы 300 гә якын чаңгычы катнашты.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев ярышны тантаналы төстә ачты. Ярышучылар алдында Лубян лесхоз-техникумы директоры Мулланур Гобәйдуллин да чыгыш ясады.

Урманның карлы юлын барыннан да тизрәк Кайбыч урманчылыгыннан Алмаз Зиннәтуллин җиңде. Икенче булып Мамадыш урман хуҗалыгыннан Роберт Сабиров килде, өченче урынны исә Лубян лесхоз-техникумы Рөстәм Гарифуллин яулады.

Хатын-кызлары арасында иң җитезе Мамадыш урманчылыгыннан бухгалтер Гөлсәрия Мухиева, Кайбыч урманчылыгыннан бухгалтер Гөлшат Исмәгыйлева һәм Лубян лесхоз-техникумы укытучысы Валентина Миронова булды.

Студентлар арасында беренче урынны - Андрей Хитрин  (Лубян лесхоз-техникумы), икенче урынны -  Дмитрий Кузнецов (Лубян лесхоз-техникумы), өченче урынны Илнур Фәхретдинов (КДАУ) яулады.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International