Казанда “Тормышта иминлек буенча бүгенге көн мәсьәләләре: теория һәм гамәл” темасына Татарсан Республикасы ЮХИДИ оештырган II Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ике секциядә катнашты: “Икътисади иминлекнең актуаль мәсьәләләре” һәм “Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык”.
Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин “Татарстан Республикасында юл буйларында саклагыч урман полосалары” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Докладта юл буйларындагы урман полосаларының авторассалар һәм юлларда хәрәкәтне уңайлы һәм куркынычсыз итүдә мөһим булуы турында әйтелде. Моннан тыш, саклагыч полосалар эстетик һәм экологик әһәмияткә дә ия. 2011 елда республикада 3139 га мәйданда саклагыч урман полосалары утыртылды. Бу эштә Идел Буе федераль округы субъектлары арасында Татарстан беренче булып тора.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең фәнни докладлары һәм статьялары конференция йомгаклары буенча әзерләнә торган җыентыкта урын алачак.