Мамадыш районы укытучылары конференциясендә Мамадыш районы муниципаль башкарма комитеты башлыгы А.П. Иванов Россия һәм Татарстан күләмендәге фәнни олимпиадаларда җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүләкләнүчеләр арасында “Чиста болыннар” ГПКЗ госинспекторы И.С. Ибушева да бар. И.С. Ибушеваның укучысы Р.Миңнеханов XVIII Идель Буе фәнни-экология конференциядә призлы урын яулады.