"Кәләй урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре 20 кубометр каты көнкүреш калдыкларын һәм коры-сарыны җыеп алды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

"Кәләй урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Кәләй урман хуҗалыгы" ДБУ белән берлектә масштаблы җыештыру эшләрен уздырды. Чара "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында оештырылган иде. Кәләй т/ю станциясе поселогында яшәүчеләр дә урманны чистарту эшенә кушылды. Бота кишәрлеге урманчылыгының 108 номерлы кварталы очраклы гына сайланмаган иде. Әлеге урман территориясе поселокка орынып тора, намуссыз кешеләр биредә каты көнкүреш калдыкларын турыдан-туры чокырга урнаштырып, чүплекләр урнаштыра. Массакүләм җыештыру барышында урман биләмәсе чистартылды, ә чүпләр каты көнкүреш калдыклары полигонына озатылды. Бу көнне урманчылар шулай ук җирле халык белән урманнарда санитар-экологик нормаларны бозуның ярамаганлыгы турында әңгәмәләр дә уздырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International