Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Беренче урынбасары В.А.Зубков урман комплексы хезмәтчәннәренең Бөтенроссия форумын ачты

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре Форумын  ачканда, В.А.Зубков  чарада катнашучыларга В.В.Путин хатын укыды: «Форум башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләчәккә эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә багышланган.  Тармакны үстерергә кирәклеге  аермачык. В.В.Путин Форумда катнашучыларга уңышлы эшчәнлек тели».

«Мин үз исемемнән дә уңышлар телим. 2 ел элек без “Урман һәм Кеше” форумына җыелган идек. Шул вакыттан бирле бик күп эш башкарылган. Бүгенге көндә тармак зур үзгәрешләр кичерә. Инвестицион проектлар нәтиҗәле эшли, якындагы 5 елда тагын 40 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, ә бу — 40 000 яңа эш урыны дигән сүз. Федераль һәм региональ дәрәҗәдә үзара элемтәнең яңа системасы булдырылды. Урманга караган законнар камилләштерелә. 2010 ел белән чагыштырганда, 2011 елда урман янгыннарын өч тапкырга киметү мөһим казаныш булып тора. Илебезне сыйфатлы утырту материалы белән тәэмин итү өчен, урман селекция-орлыкчылык үзәкләре төзелә. Татарстанда шундый үзәк инде эшли башлады. Узган елда янгын белән көрәшү техникасы паркын яңарту буенча зур эш башкарылды, моның өчен субъектлар 5 млрд сум күләмендә максатлы субсидияләр бирде.  Регионнарга 2 000 гә якын заманча техника кайтартылды. Быел да техниканы яңартуны дәвам итү планлаштырыла. Бүген без тармакны үстерү өчен яңа ысуллар һәм перспективаларны билгеләү өстендә эшлибез. Форум моңа старт бирә. Уңышлар телим.»

 

                                                                         (УХФА Матбугат үзәге)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International