Россия урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе В.Н. Масляков Татарстан Республикасын урман багланышларын гамәлгә ашыру өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләре арасында иң яхшылар исәбендә атады.

2012 елның 30 марты, җомга

Россия урман хуҗалыгы җитәкчесе Виктор Масляков урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренең Бөтенроссия форумында билгеләп үткәнчә, 2011 елда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы яңа вәкаләтләр белән яңа шартларда эшләде.

 «Ведомство турыдан-туры хакимияткә буйсына, бүген безнең урман хуҗалыгы комплексындагы процессларда катнашучылар белән турыдан-туры элемтәбез бар», — диде Агентлык башлыгы.

 

«Урман багланышлары өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча РФ дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген бәяләү критерийлары да расланды, — дип өстәде Виктор Масляков. — РФ субъектлары эшчәнлеген хәзер аңлаешлы индикаторлар ярдәмендә бәяләп була. Барлык субъектларның да эшчәнлегенә хәзер үк бәя бирү дөрес булмас, ләкин урман вәкаләтләрен башкару буенча иң яхшы төбәкләрне атап үтәсем килә. Бу — Вологда һәм Владимир өлкәләре, Татарстан Республикасы, Удмуртия һәм Коми».

 

                                                      (Green Press МА материаллары буенча.)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International