Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Беренче урынбасары В.А.Зубков Татарстанда төзелгән Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеген уңай бәяләде

2012 елның 30 марты, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Беренче урынбасары  В.А.Зубков һәм Россия урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы җитәкчесе В.Н. Масляков Мәскәүдә узган урман комплексы хезмәтчәннәренең Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы экспозициясен карады.

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев кунакларны ылыслы агач төре орлыкларын җитештерү һәм ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү буенча  Европада иң эреләрдән саналган Урман селекция-орлыкчылык үзәге экспозициясе һәм Сабадан китертелгән утырту материалы үрнәкләре белән таныштырды. Урман үзәге продукциясе белән Идел Буе төбәкләрендә, Казахстанда һәм Әзербәйҗанда да кызыксыналар.

 

Вице-премьер В.А. Зубков Федераль агентлык программасы буенча беренчеләрдән булып төзелгән Урман селекция-орлыкчылык үзәген эксплуатацияли башлау срокларын уңай бәяләде һәм Татарстан урманчыларына уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International