“Арча урманчылыгы” ДКУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ “Бердәм урман утырту көне” акциясенә теләктәшлек белдерде - барлыгы 4200 данәдән артык Европа чыршысы утыртылды. Бу көнне массакүләм агач утырту эше ике мәйданчыкта: Сурнар урманчылыгы кишәрлегендә һәм Арча шәһәре территориясендә узды. Билгеләп узарга кирәк, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында Арча районы хакимияте, шәһәрдәге предприятиеләрнең хезмәткәрләре һәм җирле халык акциядә актив катнашты. Лесхоз УББМ мәктәп урманчылыгында укучы балалар урманчыларга зур ярдәм күрсәтте. Балалар яңа агачларны зур кайгыртучанлык белән утыртты. Яшь урманчылар акциядә беренче тапкыр гына катнашмыйлар, шул рәвешле укучыларда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаша.