"Идел буе урманчылыгы" ДКУ укучыларны урманчы һөнәренә актив җәлеп итәләр

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасында 41 мәктәп урманчылыгы исәпләнә. Көннән-көн күбрәк бала урманчы һөнәре буенча белем алырга омтыла. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында әлеге юнәлештә актив эш алып барыла. "Идел буе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Октябрь мәктәп урманчылыгында балалар өчен берьюлы ике чара уздырды.

Ключище кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Павел Фокеев җитәкчелегендә һәм сыйныф җитәкчесе Юлия Назарова катнашында укучылар өчен 28 нче кварталдагы урман кишәрлегенә "Кышкы чорны көткәндә урман тирәлеге" тематик эскурсиясе оештырылды.

Урман корылышы турында бик күп файдалы мәгълүмат алып, балалар аны гамәлдә куллануны дәвам итте. Октябрь поселогы территориясендә урман осталары Владимир Тихонов һәм Евгений Чубаков остазлыгында, "Газиз поселокны яшелләндерик" программасы кысаларында, мәктәп урманчылыгы әгъзалары урта гомуми белем бирү мәктәбе тирәли агачлар утыртты. Яшь урманчылар тырышлыгы белән 10 Европа чыршысы, 10 гади миләш һәм шул ук күләмдә өрәңге яфраклы тубылгы куагы утыртылды.

Балалар уңай хис-кичерешләр алды һәм урманчылар белән аралашудан канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International