Лубян урман-техника көллиятендә укучы кыз мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында узган һөнәри осталык чемпионатында 3 урын алды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

29 октябрьдән 31енә кадәр Казан шәһәрендә инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионатының төбәк этабы узды. Чарада Татарстан Республикасыннан 180 кеше көч сынашты. Балалар 25 компетенция буенча ярышты. Катнашучылар арасында – Лубян урман-техника көллиятенең 3 курс студенткасы Мария Антропова, ул "бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" белгечлеге буенча белем ала. Ул "Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча көч сынашты.

Җитди әзерлек, иҗади һәвәскәрлек, шулай ук Маша белән бергә чемпионатка килгән курсташларының һәм укытучыларының теләктәшлеге аркасында, кыз бала көндәшләре арасында мактаулы 3 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләр ноябрь азагында "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионатында үзләренең казанышларын күрсәтүне дәвам итәчәк. Дөнья чемпионаты 2020 елда узачак.

Безнең булачак талантлы урманчыбызны тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International