Министрлык җитәкчелегенә урман хуҗалыгы турында заманча анимацион фильмнар күрсәтелде

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Татармультфильм" төбәк берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Россиядәге иң зур анимация студияләренең берсе 2009 елда булдырыла. Ел саен берләшмә балалар һәм яшүсмерләр өчен 120дән артык мультипликация эшен чыгара.

Министрлык җитәкчелеге өчен махсус эшләнгән презентациясендә берләшмә вәкилләре милли колорит катнашында урман тематикасын чагылдыра торган анимация һәм китап продукциясен күрсәтте.  Алар арасында – "Урманны саклыйк", "Шүрәлекәй" һәм башка мультипликацион фильм серияләре. 

Очрашу нәтиҗәсендә Р.Кузюров мультипликаторларга болай диде: "Урман тематикасы буенча балалар өчен анимация проектларын ясаганда төп бурыч – Татарстан Республикасында үсеп килүче балаларның урман турындагы белемнәренең тиешле дәрәҗәсен һәм балаларда урман хуҗалыгына карата сакчыл караш тәрбияләүне тәэмин итү".

"Татармультфильм" берләшмәсе вәкилләре, үз чиратында, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә урман тематикасы буенча балалар өчен кызыклы анимацион программа проектын эшләргә һәм якын киләчәктә аны күрсәтергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International