Татарстанның "Шәһәр яны" ДКУ белгечләре Казан Халыкара мәктәбендә укучылар өчен "Урманның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы" темасына дәрес уздырды. Матюшино кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин һәм урман остасы Виталий Шмелев укучыларны Татарстандагы урман хуҗалыгының торышы, урман корылышының үзенчәлекләре һәм кеше тормышында урман функцияләре белән таныштырды.
Шулай ук очрашу барышында агач материалының төрле үрнәкләре һәм урман хасил итүче төп токым орлыклары күрсәтелде. Балалар агач материалының үзенчәлекләре, аны куллану мөмкинлекләре һ.б. турында белде.